Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең татар мәдәни оешма үзәгенә Г.Тукай исеме бирелергә мөмкин

Бүген  Мәскәү өлкәсенең  Татар милли төбәкара иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Әнвәр  Софинов, Бөек Ватан сугышы музее директоры Михаил Черепановка «Книга памяти и славы» дигән китабын тапшырды. Бу китапта Бөек Ватан сугышы елларында  Мәскәү өлкәсендә ятып калган Татарстан егет һәм кызлары турында мәгълүмат тупланган. - Без каһарманлыкны колачлаган проектка нигез салган идек. Әлеге китап нәкъ шуның нәтиҗәсендә тупланды. Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге «Хәтер эстафетасы»н Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тормышка ашырып җибәргән иде. Шуның нәтиҗәсендә, Мәскәү янында барган сугышларда катнашкан, яраланган, вафат булган Татарстан кешеләре турында мәгълүмат җыйдык. Монда Татарстанның төрле милләт вәкилләре кертелде. Китапка мәгълүматларны тупларга Михаил Черепанов ярдәм итте. Ул безнең консультантыбыз. Аның саллы киңәшләреннән башка без мондый масштаблы проектны башкарып чыга алмаган да булыр идек. Исемлектә 3 меңләп кеше теркәлгән иде. 200ләбе турында әлегә тулы мәгълүмат табып бетерә алмадык, - ди Әнвәр Софинов. Әнвәр аганың бу китабы Бөек Ватан сугышы музеена беренче генә бүләге түгел инде. Моңарчы да журналист, Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге төбәк җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары Әнвәр Софинов  сугыш темасын колачлаган басмаларын тапшырганы бар иде. Әнвәр ага Мәскәү өлкәсендә беренчеләрдән булып СССР вакытында ук (1989 елда),  рәсми теркәлгән «Туган тел» татар мәдәни оешмасына нигез салган. Мәскәү өлкәсендә татарның милли мәсьәләләрен кайгырта башлаган шәхес. - Узган ел без губернатор гранты онытып Тукай иҗатын пропагандалауны башлаган идек инде. Грант акчасына китаплар сатып алдык. «Мәскәү яны — безнең уртак йортыбыз» күчмә әдәби кунакханә проекты башкарып чыктык. К.Крупская исемендәге Мәскәү өлкәсе дәүләт фәнни китапханәсе белән берлектә тормышка ашырылган хезмәтебез шактый уңышлы булды. Күчмә кунакханәне әле бүген дә Россиянең теләсә кайсы почмагына китерә алабыз, - ди Мәскәүдән килгән милләтәшебез. Наро-Фомински шәһәрендә гомер итүче Әнвәр ага Софиновның нәсел тамырлары Татарстанның Чистай районына барып тоташа. «Бабам – Яуширмә, ә әбием Мөслим авылында туып-үскәннәр, - ди ул. - Һәр ел саен җәй көннәремне алар янында уздыра идем. Кызганыч ки, татарча аңласам да, үз телемдә сөйләшә алмыйм. Гаиләдә әти-әни дә безнең белән рус телендә генә аралаша иде. Хәзер инде без татарлар берләшәбез. Үзебезнең оешмада төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Нәтиҗәләребез дә юк түгел. Бездә татар милли үзәк һәм татар мәдәни үзәге эшли. Татар мәдәни оешма үзәгенә Г.Тукай исемен бирәсебез килә. Чөнки безнең Мәскәү өлкәсендә  татарның бөек уллары исемен йөрткән бер генә дә почмак юк. Бу җитешсезлек безнең күңелне тырнап тора. Тукай исемен үзебездә даими яңгыратып торасыбыз килә. Г.Тукай исемендәге татар мәдәни үзәк, ничек матур яңгырар иде бит! Мәскәү өлкәсендә андый оешма һичшиксез булырга тиеш. Шул уңайдан Татарстан Мәдәният министрлыгына да мөрәҗәгать иттем». Ә. Софинов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре белән дә очрашты. Мәскәү өлкәсе татарларының әлеге гозере якын араларда хәл ителер, дип өметләник.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев