Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең милли-мәдәни автономия татарлары Татар мәдәни үзәгендә яңа сезоннарын ачарга әзерләнә

8 октябрьдә Мәскәүнең милли-мәдәни автономия татарлары Татар мәдәни үзәгендә яңа сезоннарын ачып җибәрә.
Иң беренче булып "Мирас", "Чишмә", "Идел", "Тальян" кебек төрле иҗади төркемнәр катнашында концерт тәкъдим ителер дип көтелә. Гомумән, быел үзәктә мавыктыргыч программа әзерләнгән. Мәскәү татарлары күп кенә танылган шәхесләр белән күрешә алачак. Моннан тыш, "Мәйдан ТВ" дип исемләнгән үзәк ачып, танышу клубы оештыру да планлаштырыла.
Яңа сезонга Татар мәдәни үзәгенең бинасын тәртипкә китергәннәр. Җәй көне биредә ремонт эшләре башкарылган.
Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев