Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең Кызыл мәйданында тантаналы марш узачак

Россиядә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелүче 7 ноябрьдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында тантаналы марш узачак. Быел ул 1945 елның 7 ноябрендә үткәрелгән парадның 75 еллык вакыйгасына багышлана, дип хәбәр итә "ТАСС" агентлыгы.

Бүген тантаналы маршта 5 меңнән күбрәк кеше катнашачак. Алар арасында - хәрби бурычларын үтәүче егетләр, хәрби уку йортларында белем алучылар, хәрби частьләрдә хезмәт итүчеләр һәм, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары бар.

Бу көнне Мәскәү Кремле дивары янындагы Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салачаклар. Тантаналы маршта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында файдаланылган хәрби техника да күрсәтеләчәк. Әлеге раритет техника ачык һавада оештырылган музей экспонаты буларак, кичке сәгать 5кә кадәр Кызыл мәйданда торачак. Тантаналы марштан соң ветераннарга Зур театрда концерт күрсәтәчәкләр.

Тарихтан билгеле булганча, 1941 елгы парадта 28,5 мең кеше катнашкан һәм аларның күбесе шуннан сугышка киткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев