Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең ГУЛАГ тарихы музеенда Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога" китабы тәкъдим ителәчәк

19 гыйнвар көнне 19 сәгать 30 минутта Мәскәүдә ГУЛАГ тарихы музеенда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” китабы презентациясе узачак. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кыскача әлеге чара турында сөйләде. “Бу китап презентациясенең идеясе ГУЛАГ тарихы музее директоры белән танышкач туды. Мин октябрь башында Берлинда булган идем. Анда ГУЛАГ тоткыннарының балалары катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылган иде. Әтинең язмышы турында хәбәрдар булгач¸ мине дә чакырдылар. Шушы “түгәрәк өстәл”дә Мәскәүдән ГУЛАГ тарихы музее директоры Роман Романов катнашкан иде. Минем чыгышым аны кызыксындырды. Шуннан соң, Мәскәүдә безнең музейда китап презентациясен уздырыйк әле, дип тәкъдим ясады”, - дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев. “Йәгез, бер дога” әсәре – Татарстанның халык язучысының лагерьларда кичергән тормышы, ГУЛАГта интегүчеләр турында роман-хатирәсе. Әңгәмәдәш әйтүенчә, Аяз Гыйләҗевның бу әсәре, беренче чиратта, шушы темага татарча язылган китап булуы белән игътибарга лаек. “Икенчедән, билгеле, һәр язучының үз стиле, үз карашы бар. Башкалар белән чагыштырып әйтсәк, бу - бары тик лагерь тормышын гына тасвирлый торган әсәр түгел, ә гомумән, дөньяга, тарихыбызга караш турында глобаль фәлсәфи әсәр. Кешенең дөньядагы тоткан урыны турында уйланулар...” – дип билгеләп узды Искәндәр Гыйләҗев. Китапны язучының уллары – Искәндәр Гыйләҗев һәм драматург Мансур Гыйләҗев; филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова тәкъдим итәчәк. Аяз Гыйләҗев (1928-2002) – язучы, драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе,  РСФСРның М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казан университетында укыган вакытта кулга алынып, ул 6 ел вакытын төрмәләрдә һәм лагерьларда иза чигеп үткәрә. 1955 елда азат ителә һәм реабилитацияләнә.
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ
фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев