Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең "Энтузиаст" кинотеатрында Татар тарихы һәм мәдәнияте үзәге ачылачак

Киләсе елның гыйнварында, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән сөйләшенгәнчә, Россия башкаласында "Энтузиаст" кинотеатрын Татарстанга кулланышка тапшыру көтелә. Анда Татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион советның чираттагы утырышында белдерде. "Яңа бина безнең якташларыбызны тагын да берләштерергә, татар тарихы музеен ачарга, милли аш-су залын булдырырга ярдәм итәчәк, кинозалдан файдалану мөмкинлеген тудырачак", - дип ачыклык кертте Равил Әхмәтшин. Аның сүзләренчә, әлеге музейда чит илләргә китеп яшәүче татарлар турында да мәгълүматлар тупланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев