Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләр клубы "Кич утыру" үткәрә

Мәскәүнең "Бердәмлек" яшьләр клубы 14 майда “Кич утыру"га чакыра. Яшьләр кичәсен оештыручыларның берсе Римма Гомәрова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына булачак чараның программасы турында сөйләде. “Без халык традицияләрендә сакланган аулак өйләрне яңа форматта уздырырга булдык. Монда җырлап-биеп утыру гына булмаячак. Кул эшләре остаханәсе эшләячәк, анда һәркем бүләкләр әзерләячәк. Бөтенесен дә алдан ачып бирәсебез килми, кичәнең темасы Сабан туена бәйле булачак”, – диде Римма Гомәрова. Римма Гомәрова "Бедәмлек" яшьләр клубы уздыра торган аулак өйләрнең кич утырулардан аермасын, соңгысында мастер-класслар оештырылуда күрә: “Кич утыруларда без мастер-класслар үткәрәчәкбез. Элегрәк безнең чараларда талантлы яшьләргә ачык микрофон тәкъдим ителсә, хәзер без кунакларга мастер-класслар бирергә булдык. Һәркем үзенә күп кенә яңалык алыр дип өметләнәбез”, – диде ул. “Кич утыру”лар оештырып, татар яшьләрен җыю, берләштерү мөмкинлеге бар. “Бу очрашулар татар яшьләрен берләштерер дип өметләнәм. Бигрәк тә, мондый чараларга татар студентлары килә. Алар бер-берсе белән туган телдә аралаша ала”, – дип искәртте Римма Гомәрова.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев