Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдән нинди җавап көтәргә?

Күзләр Мәскәүгә төбәлгән. 11 июльдә Дәүләт Советы утырышында депутатлар, федераль үзәк белән Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакытын озайтуны сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. Мәскәүдән нинди җавап көтәргә, хатның файдасы булырмы, Шартнамәне нинди язмыш көтә? “ВТ” белгечләр ярдәме белән әнә шул сорауларга җавап эзләде. Федераль үзәктә дә, Татарс­танның үзендә дә төрле фикерләр яңгырый. Мәскәүдә бу Шартнамә озайтылмаячак дигән имеш-мимешләр таралса, Татарстанда нигә кирәк бу документ дип көлемсерәп караучылар да юк түгел. 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясенең беренче маддәсендә үк мондый юллар бар: “Татарстан – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бү­лешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты бул­ган демократик хокукый дәү­ләт”. Федераль үзәк белән мө­нәсәбәтләр Шартнамә нигезендә алып барыла, дип акка кара белән язылган. Татарстан Конституциясе­нең 123 нче маддәсенә дә күз салыйк. Анда: “Татарстан Конститу­ция­сенең 1 нче маддәсендәге ни­гезләмәне бары референдум аша гына үзгәртеп була”, – дип әй­телгән. Кыска гына итеп әйткәндә, бу Шартнамәнең мөһимлеген күр­сәтә. Телибезме-юкмы, әмма Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсә­бәтләрнең хокукый нигез­ләре хәл ителергә тиеш. Шуңа күрә Татарстан депутатлары аерым комиссия төзүне сорый да. Сүз уңаеннан, депутатларның мөрәҗәгать белән чыгуы үзе үк – игътибарга лаек вакыйга. Бүген бары Татарстан гына Россиянең унитар яки монархияле түгел, ә федератив дәүләт икәнен исбатларга тырыша. Искә төшереп карагыз әле: соңгы елларда кайсы төбәкнең депутатлары федераль үзәккә Конституцияне бозмагыз, без федератив дәүләттә яшибез, дип чыгыш ясаганы бар? Хакимият вертикале шартларында Татарстан парламенты депутатларының бердәм булып сәяси белдерү ясавы үзе үк – кыю адым. Мәскәү исә әлегә дәшми. Россия Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков, Кремль Татарстан белән федераль үзәк арасындагы вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын җиткерәчәк, дип кенә әйтте. “Әлеге мәсьәләгә карата позиция формалашачак һәм ул тиешле рәвештә җиткереләчәк“, – диде.   Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов: “Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар, Шартнамәне яулап алырга кирәк”, – ди һәм бу мәсьәләнең уңай чишелеше табылуга ышана. Ул Шартнамәне “илнең федерализм юлында булуының чагылышы, республика икътисадына, инвестицияләр кер­түгә дә уңай йогынты ясаучы һәм шулай ук сайлауларга да тәэсире булган документ” дип бәяли. “Күптән кирәк иде мондый белдерү! Күпме дәшмичә утырырга була?! Әлбәттә, иртәрәк кымшансалар, хәерлерәк булыр иде. Әмма хәзер дә соң түгел, – ди Рафаэль Хәкимов. – Бу хәлләр ничек тәмамланасын белмим, әмма уңай нәтиҗәгә ирешербез дип өмет­ләнәм. Мәскәү дәшми иде, чөнки Татарстан ягыннан да берни ише­телмәде. Еламаган балага имезлек бирмиләр. Бу очракта да федераль үзәк Татарстан нишләр, нәрсә әйтер дип көтте. Республика тарафыннан адым ясалды, хәзер чират – Мәскәүдә. 2007 елда имзаланган Шартнамәне озайтудан бернинди дә куркыныч күрмим. Ул бит закон нигезендә эшләнде. Моңа кадәр федераль үзәк бернинди дә дәгъва белдермәде, уңышлы эшләдек. Дөньякүләм тәҗрибә шуны күр­сәтә: теге яки бу як килешүне өзәм дип әйтми икән, димәк, ул документ эшләвен дәвам иттерә. Ни өчен Путинның үзенә яздылармы? Чөнки Россиядә аннан башка берни дә хәл ителми. РФ Дәүләт Думасына ул кызык түгел, аларга тегеләй ни, болай ни – барыбер. Путин ничек әйтә – шулай булачак”. Рафаэль Хәкимов киләсе елда Россия Президены сайлавы буласын да истән чыгармаска киңәш итә. “Мәскәүнең төп игътибары әнә шул вакыйгага тө­бәлгән. Ул вакытка кадәр тискәре адымнар ясалмас дип уйлыйм. Бу дөрес тә түгел. Халык дәшми, дулап урамга чыкмый, әмма алар­ның күңелендә ризасызлык артырга мөмкин. Ә бу кемгә кирәк? Федераль үзәктә Шартнамәне озайтырга телә­мәгән көчләр бар. Монархия, империя турында хыялланучы сәясәтчеләр җитәрлек. Ник Татарстан гына кашка тәкәсе булмакчы, ник аңа аерым статус бирергә кирәк, диләр. Әмма Татарстан үз халкы гына түгел, читтә яшәүче татарлар өчен дә җаваплы. Аларның татар теле, мәдәниятен саклау – Татарстан бурычы. Төбәкләрдә милли тормыш бара икән, монысына да Татарстанның аерым статуслы булуы аркасында ирешелә, – дип фикер йөртә Хәкимов. – Әле бит мәсьәләнең икътисадый ягы да бар. Без мөстәкыйль яшәргә өй­рәнгән. Үзебезнең икътисадый юлыбыз бар, шуның ярдә­мендә үсешкә ирештек. Нәтиҗәле эшли алуыбызны исбат иттек. Федераль үзәк табышны чимал табуга корды, ә Татарстан аны эшкәр­түгә күчте. Карагыз: күпме эшкәртү, җитештерү заводы эшли Татарстанда! Болар булмаса, без Татарстанда булган югарылыкка ирешә алмаган булыр идек. Күрше республика “Баш­нефть”тән колак какты, бүген ул – федераль үзәктән акча сораучылар рәтендә. “Татнефть”кә, башка заводларга да кызыгучылар күп, күптән тешләрен кайрыйлар. Татарстанның бөлгенлеккә төшүе федераль үзәккә дә кызык түгел. Бай төбәкләр акча китерә, хәерчеләр болай да күп”. Путинга дип юлланган мөрә­җәгатьне имзалаган 27 депутат арасында Татарстан Дәүләт Со­ветының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бар. “Әлегә безнең өмет – томан эчендә. Ни булып бетәр – белмибез. Фикерләр төрле, матбугатны укыганда да, Татарстанны күрал­маучылар шактый икән дип аптырыйм. Әйтерсең лә без Россия гражданнары түгел, шушы ил өчен кан коймаган да Россия үсешенә өлеш кертмәгән! Шарт­намәдә Россия бөтенлегенә дә, русларга карата да яман фикер юк, киресенчә, аны ныгыту өчен эшләнә. Иң зур бәла – Россия җитәкчеләренең Россия Конституциясен үтәмәве. Татарстан Шартнамәсез билгесез статуста кала. Ул имзаланмый икән, Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсе үзгәрергә тиеш булачак. Безнең кануннамәдә, Татарстан Президенты ике дәүләт телен белергә тиеш, дип язылган. Федераль үзәк моны инкарь итә, аны кабул итәргә теләми. Әмма күнәргә мәҗбүр иде, чөнки бу Шартнамәдә Татарстан Конституциясен тану турында язылган. Зур авырлыклар белән исем­нәрне бозмыйча, ана телебездә язуга ирештек, Россия паспортларында кушымта булдырылды. Бу да Шартнамә белән ныгытылды, аннан да колак кагуыбыз бар, – ди Разил Вәлиев. – Шартнамә ул – Татарстанның имиджы, үзгә йөзе. Үзенчәлек булу рухи ха­ләткә дә йогынты ясый, кешеләр тырышыбрак эшли. Мөс­тәкыйль позицияле кешеләрне башкалар да ихтирам итә. Без чит илләр белән эш итәбез. Президенты булган, аерым Шартнамә ниге­зендә эшләүче республикага аерым мөнәсәбәт бар бит. Миң­неханов белән исәпләшәләр, рес­публикадагы инвестицияләр күктән төшми бит. Шартнамә нәрсә бирде, диючеләр күбәйде. Андыйларга Киров яки Ульян өлкәләренә чыгып карарга, юлларга, йортларга күз салырга киңәш итәм. Татарстанда да бал белән майда йөзмиләр, әмма чагыштырганда бездәге тормыш яхшы якка аерыла”. Яшьләр исә бүгенге Шарт­намәнең имзалануы, беренче чиратта, демократия, тигез хокук­лы дәүләттә яшәргә теләгән киләчәк буын өчен мөһим дип саный. “Ауропалы Татарстан” сәя­си блогы вәкиле Айрат Фәйз­рахманов: “Бүген бөтен вәка­ләт­ләр һәм финанслар Мәскәүдә туп­лана. Татарстанга да, федераль үзәккә дә начар бу, – ди. – Шартнамә булган очракта ки­ләчәктә Татарстанда керемнәр­нең бер өлеше республикада калу көтелә. Ә икътисад үсеше була икән, бу – халыкның керем­нә­ренең артуы, мәгариф һәм башка социаль тармакларны да финанслау дигән сүз. Шартнамә беренче чиратта яшьләргә һәм киләчәк буынга кирәк. Бу үсеш алган, гаделлек белән эш иткән, тиешле вәкаләте булган Татарстанда яшәр өчен мөһим”.
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев