Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдәге "Рамазан чатыры"нда төрле милләт гореф-гадәтләрен чагылдырган кичәләр оештырыла

Быел, милләтләрнең гореф-гадәтләрен чагылдыру максатыннан, күп кенә төбәкләргә аерым көн бүлеп бирелгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Марат хәзрәт Арслановтан бу хакта тулырак белеште. “Быел “Рамазан чатыры”н 12нче тапкыр уздырабыз. Беренче елларда без чатырны 10-15 көнгә генә куя идек. Соңгы елларда ул ай буе тора башлады. Быел чатырыбыз зурайды, кешеләр күбәйде, чөнки мәчетебез янында метро ачылды”, - ди хәзрәт. “Хәзер безнең программада берьюлы 450 кеше катнаша ала. Ифтар алдыннан безнең 1 сәгатьлек программа була. Ашаганнан соң, халык мәчеткә намаз укырга керә. Туп-туры мәчеткә генә килгән кешеләр, намаз укыганнан соң, чатырга юнәлә. Шулай көненә 800-1000 кеше ифтарда катнаша”, - дип аңлатты ул. "Рамазан чатыры"нда Татарстан кичәсе дә уздырыла. “Ел саен Татарстан көне була. Бу көнне кеше күбәя, Татарстаннан күп кунак килә, шуңа 1000нән артык кеше ашатабыз”, - диде Марат хәзрәт. “Һәр көн Рамазан аенда без яңа программа оештырабыз. Милләт гореф-гадәтләрен күрсәтәбез. Шулай ук спорт, хәйрия, хатын-кызларга багышланган кичәләребез булачак”. - диде ул, милләтләрнең гореф-гадәтләрен чагылдыруга аңлатма биреп. Татарстан татарларыннан тыш, биредә фин һәм Түбән Новгородтан милләттәшләребезгә аерым көн билгеләнгән. “Тарих буенча, фин һәм Түбән Новгород татарларының үз үзенчәлекләре бар. Беренче чиратта, бу аларның үз теләкләре белән эшләнде. Фин татарлары ифтары көнне Финляндиядән күп кунак килә. Түбән Новгород татарлары көне булып узды. Анда 1000гә якын кеше җыелды. Монда без аларның тарихын искә төшердек, гореф-гадәтләрен күрсәттек, биедек, җырладык”, - диде хәзрәт. Рамазан Чатырының адресы: Мәскәү, Минская урамы, 2Б. "Минская" метро станциясе янында.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев