Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә зур уңыш белән Татар мәдәнияте көне узды

25 февральдә Мәскәү пионерлар сараенда «Минем йортым — Мәскәү» милли-мәдәни балалар фестивале кысаларында “Татар Мәскәве” исеме белән Татар мәдәнияте көне зур уңыш белән узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Әлеге чарада дин, дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе – төбәк иҗтимагый оешмасы шәрәфле президенты генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчуринның 85 яшьлеге уңаеннан аның адресына хөрмәтләү һәм котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәм программасы бик бай булды: күргәзмә, осталык дәресләре, башкаланың үзешчән сәнгать осталары концерты, зал тулы тамашачы алкышлары – болар барысы да Мәскәү татарлары мәдәни тормышында бәйрәм рухы, бердәмлек халәте тудырды. Алар үткән тарихи юл белән дә, бүгенге көндә Роза Хәбибуллина җитәкчелегендә татар мәктәбендә укыта алулары, мәдәни үзәктә татар халкының гореф-гадәтләрен сеңдерә алулары, Татар милли-мәдәни автономиясендә төзелгән симфоник оркестр булуы һәм чыгышлары белән дә горурлана ала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев