Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Зур Казан" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе күтәрелде

Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашында узган эшлекле киңәшмәдә Казанның генераль планы турында сөйләштеләр. Республика Президентының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә,  Татарстан вәкилләре Мәскәүдәге хезмәттәшләренә төбәк башкаласының планын төзү һәм шәһәр төзелешендә замана тенденцияләр куллану буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Киңәшмә барышында Мәскәү белгечләре шәһәрнең чын чикләрен билгеләргә кушты, шулай ук анда яшәүче халык санын исәпләп чыгарырга кирәк, дип белдерде. Казанның үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен, башкалага эшкә килүче белгечләрнең төгәл санын да ачыкларга кирәк. Моннан кала “Зур Казан” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, киләчәктә бу зонага Яшел Үзән, Лаеш һәм Югары Ослан районнары керәчәк. Бүгенге киңәшмәдә Мәскәүнең шәһәр төзелеше һәм автомобиль агымын көйләү тәҗрибәсе турында ил башкаласының мэр урынбасары Марат Хөснуллин сөйләде. Ул шулай ук Мәскәүдәге “Хрущев” йортларын бетерү программасына да аерым тукталды. Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьевага киңәшмәдә яңгыраган тәкъдимнәрне,Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасын үстерүне исәпкә алып, җентекләп анализларга кушты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев