Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәскәүдә яшәүче татарлар телгә сусап киләләр" - Илфир Якупов

Мәскәү шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының гастрольләре тәмамланып килә. Бүген Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”е белән гастрольләр ябыла. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе театр директоры Илфир Якупов белән элемтәгә керде. "Кайсы спектакльне күбрәк яраттылар дип әйтә алмыйм. Без өченче тапкыр Мәскәүгә алып килгән “Мәхәббәт FM»ны да кабат килеп караучылар булды. Кичә “Бармы ришвәттән дәва?”ны күрсәттек. Тамашачылар социаль челтәрләрдә рәхмәт әйтеп яздылар”, - диде Илфир Якупов. Театр җитәкчесе фикеренчә, Мәскәүдә яшәүче татарлар телгә сусап киләләр. Алар “Сезне күрдек, татар телен ишеттек”, - дип килеп, артистларга рәхмәтләр әйтеп киткәннәр. “Ел дәвамына җитәрлек энергия биреп китәсез”, - дигәннәр. “Тамаша залына башка милләт кешеләре дә килә. Алар спектакльләрне синхрон тәрҗемә белән тыңлыйлар. “Галиябану” спектаклендә үзем дә залда утырып тордым. Алар артистларга кушылып җырлыйлар. Аларның шулай җырлап утырулары артистларга да көч бирә. Залда матур атмосфера тудыра”, - ди Илфир Якупов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев