Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә XI Бөтенроссия мөселман шигърият бәйгесе башланды

Мәскәү Диния нәзарәте, Россия Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр Шурасы тарафыннан оештырылучы иҗади бәйгенең быелгы темасы “Биш дога” дип атала һәм ул ислам нигезләренең берсе – намазга багышлана. Бу хакта Мәскәү Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге берничә этапта уздырыла. Иҗади эшләрне бәйгене оештыручыларга 2017 елның 1 мартына кадәр тапшырырга була. Җиңүчеләрне 26 мартта Мәскәүдә бүләкләячәкләр. Беренче урынга – 30 мең сум, икенчегә – 25 мең сум, өченче урынга 20 мең сум күләмендә премия вәгъдә ителә. Татар телендә язылган шигырьләр арасында аерым җиңүче билгеләнәчәк, ул 25 мең сум белән бүләкләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев