Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә узучы "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең суперфиналистлары ачыкланды

Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 146нчы номерлы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова һәм инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, бәйге сынауларын уңышлы үтеп, Россиянең ун иң яхшы директоры исемлегенә керде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч көн дәвамында катнашучылар узган елгы финалистларның һәм укучыларның катлаулы сорауларына җавап бирделәр, аналитик биремнәр эшләделәр, бер-берсенә сорау биреп, көндәшләрен бәяләделәр һ.б.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе исемен 11нче ноябрьдә Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә бүләкләү тантанасында атаячаклар.

Тантанада Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Анастасия Зырянова һ.б. булыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев