Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең гала-концерты узды

Искә төшерик, проектның идея авторы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу җыр фестивале проектына  2015 елның март аенда Россия һәм Татарстан халык артисты Венера Ганиева туган көнендә нигез салынган. Фестиваль халыкның яраткан җырларын заманча аранжировкада башкарган 24 яшь сәләтле артистны берләштерә.

4 һәм 5 ноябрьдә гала-концерт М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында үткән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка күренекле затлар фестивальнең абруйлы тамашачысы булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә: "Республика җитәкчелеге гала-концерт тәмамлангач, “Үзгәреш җиле” фестиваленең, гомумән, уңай хисләр калдыруын билгеләп үтте. Проект иганәчеләр хисабына гамәлгә ашырылды, бюджеттан акча бүлеп бирелмәгән иде. Фестиваль татар интеллигенциясен җанландырып җибәрде, бу бик яхшы, бу безне татар эстрадасын үстерү турында уйланырга этәрде. Проектны камилләштерү буенча әле фикер алышасы бар. Проектның үсү мөмкинлекләре бар", - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев