Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә, үсеп килүче яшь буынны мәдәни мираска тарту максатыннан, Татар мәдәнияте көне узачак

25 февральдә Мәскәү пионерлар сараенда «Минем йортым — Мәскәү» милли-мәдәни балалар фестивале кысаларында “Татар Мәскәве” исеме белән Татар мәдәнияте көне узачак. Анда шулай ук Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе – төбәк иҗтимагый оешмасы шәрәфле президенты генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчуринның 85 яшьлеге дә билгеләп үтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Фестивальнең төп максаты – халыкның бай иҗаты белән таныштыру, үсеп килүче яшь буынны мәдәни мираска тарту, мәдәниятара диалогны җәелдерү. Пионерлар сараенда үтәчәк чара программасы бик бай. Бәйрәм ишек төбеннән үк башкаланың үзешчән сәнгать осталары чыгышы белән башланып китәчәк, аннан кунакларны Татар милли-мәдәни автономиясе музее һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинованың шәхси фондыннан (милли киемнәр, картиналар) экспозицияләр белән таныша ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев