Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Тукай белән рухланган" документаль фильмы күрсәтелде

Мәскәүдә Милләтләр йортында “Милли кинематографлар киноклубы” проекты кысаларында “Вдохновленный Тукаем” - “Тукай белән рухланган” документаль фильмын күрсәттеләр. Милләтләр йортында кино караудан тыш, тамашачылар кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозов, шулай ук Татарстанның халык артисты, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов һәм кинопродюсер Кузьма Морозов белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. “Тукай белән рухланган” документаль фильмын Мәскәү тамашачысына Николай Алексеевич Морозов тәкъдим итте. Картина 2011 елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән. Фильмның төп герое - Габдулла Тукай поэзиясе мотивлары буенча оркестр белән скрипка өчен сюита тудырган композитор Рөстәм Абязов фильмда төшүе турында сөйләде. Фильм геройлары картинаны төшерү процессы турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Иҗади очрашуда кыскаметражлы “№9” картинасы да күрсәтелде. Музыкаль нәфис фильмны Николай Морозовның укучысы Юрий Данилов төшергән. Биредә төп рольне шулай ук Рөстәм Абязов уйнаган. Мәскәүдә Милләтләр йортында “Милли кинематографлар киноклубы” проекты кысаларында башкала халкын алга таба да кино сәнгатенең күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү планлаштырыла.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев