Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә ТР Милли китапханәсендә саклана торган борынгы фотосурәтләр күргәзмәсе эшли

Россия Дәүләт Сәнгать китапханәсенең Зәңгәр залында (Мәскәү шәһәре) «Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар» исемле күргәзмә ачылды. Ачылыш тантанасында Россия Дәүләт Сәнгать китапханәсе директоры Ада Колганова, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директорының урынбасары Ирек Һадиев катнашты. Күргәзмәнең максаты – Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы ядкәрләрен таныту, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы оригиналь тупланмаларны җәмәгатьчелеккә күрсәтү. 132 берәмлек фоторәсемне үзенә туплаган әлеге экспозиция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондындагы ХIХ нчы гасыр ахыры – ХХ нче гасыр башы фотосурәтләре тупланмасына нигезләнеп төзелгән. Бу коллекция хәзерге көндә татарлар һәм Казан шәһәре тарихын чагылдырган 1500 фотосурәтне үз эченә ала. Ул 1990 нчы елларда шәхси архивлардан бүләк ителү, археографик экспедицияләрдән алып кайту, антиквар салоннардан сатып алулар нигезендә туплана башлый. Экспозициягә куелган фоторәсемнәр Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әстерхан, Уфа, Пермь, Оренбург, Сарапул, Самара шәһәрләрендәге һәм Казакъстандагы, Үзбәкстандагы, Польшадагы фотоательеларда ясалган. Биредәге фотосурәтләрне шартлы рәвештә балалар, хатын-кызлар, ир-атлар һәм гаилә фотосурәтләренә бүлеп карарга мөмкин. Татар халкының күренекле шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Фатих Кәрими, казыя Мөхлисә Бубый, беренче хатын-кыз табибә Гайшә Апанаева, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең укытучылары, шәкертләре һәм яшь татар зыялыларының сурәтләре тәкъдим ителү күргәзмәнең әһәмиятен тагын да арттыра. Экспозициядә шулай ук төрле шәһәрләрдә яшәгән татар сәүдәгәрләренең, авыл кешеләренең фотосурәтләрен дә күрергә була. Әлеге ядкәрләр – татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә кыйммәтле чыганак. Күргәзмә 20 октябрьгә кадәр эшләячәк.  
ТР Мәдәният министрлыгы
Фото: Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев