Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә ТР халык шагыйре Р.Вәлиевка багышланган тантаналы кичә үткәреләчәк

16 августта Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәгендә җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевка 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак. Бу хакта бүген Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте җиткерде. Иҗат кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, "Алтын битлек" фестиваленең махсус жюри премиясе лауреаты Илһам Вәлиев һәм татар эстрадасының башка вәкилләре дә катнашачак. Юбилей тантанасы Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәренә старт бирәчәк.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев