Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Татарстан рәссамнарының "Татарстан – рухи төбәгебез" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды

22 мартта Федерация Советы бинасында Татарстан Рәссамнар берлеге оешуның 80 еллыгына багышланган “Татарстан – рухи төбәгебез” дигән күргәзмәнең рәсми ачылу тантанасы булды. Бу хакта Россия Федерация Советы югары палатасы сайтында хәбәр итәләр. Экспозицияне Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге башкарма органының Федерация Советындагы вәкиле Олег Морозов ачып җибәрде. Ул тәбрикләү сүзендә әлеге күргәзмәне ачуның төп максатын билгеләп үтте. Оештыручылар, Татарстан рәссамнарының киңкырлы иҗатын чагылдыру уңаеннан, күргәзмәгә татарстанлыларның рәсем сәнгатенең барлык жанрларына диярлек караган хезмәтләрен туплаган. Экспозициядә Татарстан Рәссамнар берлегендә торучыларның 50 эше урын алган. Күргәзмәгә сенаторлар корпусы тарафыннан югары бәя бирелгән. Күргәзмәне ачуда шулай ук Федерация Советының мәдәният комитеты һәм Россия Рәссамнар берлеге секретариаты вәкилләре Александр Греков, Елена Некрасова, Татьяна Бойцова да катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев