Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерты узачак

Иртәгә Мәскәүдә «Градский холл» театры сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Голос» телепроектының беренче сезон финалисты Эльмира Кәлимуллинаның сольный концерты булачак. Концертта татарча композицияләр, «Алтын Казан» мюзиклыннан өзекләр, рус романслары, классик арияләр, Россия һәм чит ил хитларыннан каверверсияләр һәм автор композицияләре яңгыраячак. «Мин шундый программа булдырырга теләдем – концертка килгән һәр кешенең күңел кылларына чиртеп, нинди яшьтә булуына карамастан, үз җырын ишетеп китәрлек булсын дип уйладым», – диде Эльмира Кәлимуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев