Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре Казан турындагы спектакль белән ачылачак

17 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте Көннәрен әдәби-музыкаль кичә, ачыграк әйткәндә “О, Казан, син моңым һәм яшәү көчем! Нур сибүче Казаным!” («О, Казань, ты грусть и бодрость! Светозарная Казань!») поэтик спектакле ачачак. Чара Мәскәү халыклар йортында узачак, дип хәбәр итә Россиядәге Татарстан Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. Тәрҗемәче Алена Кәримова, шагыйрә, «Идел» журналының баш мөхәррире   Альбина Әбсәләмова һәм танылган тәнкыйтьче, Г.Камал исемендәге театрның әдәби-драматик бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов әлеге кичәнең сценарий авторлары. Тамашачыларга Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләренең кыска проза әсәрләреннән һәм шигырьләреннән лирик тарихи тамаша тәкъдим итәчәкләр. Поэтик спектакль иа-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәткә, туган җиргә һәм үз шәһәреңә булган яратуга, фәлсәфи проблемаларга багышлана. Әлеге кичәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Рөстәм Кутуй, Равил Бохарай, Сергей Малышев, Роза Кожевникова, Тимур Алдошин һәм башка әдәбият әһелләре әсәрләре яңгыраячак. Авторлардан тыш чарада телевидение алып баручысы Ләйсән Дусаева, театр һәм кино яшь артистлары Рөстәм Әхмәдиев («Театр наций») һәм Айдар Шәрәфетдин («Содружество актеров Таганки») катнашачак. «Ак буре» («Белый волк») операсы авторы Зөлфия Рәупова үзе иҗат иткән, шулай ук татар фортепиано музыкасы классикасы дип танылган әсәрләрне башкарачак. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев