Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Татарлар, алга!" бәйрәм чарасы оештырыла

4 ноябрьдә Мәскәү татарлары «Татарлар, алга!» бәйрәм  чарасын оештыра. Россия башкаласында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме “Без бердәм!” митинг-концерты белән төгәлләнәчәк.

«Татар-информ» агентлыгына Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Фәрит Фарисов сөйләвенчә, Мәскәү мөселманнары һәм татарлар, Россиядә милләт саны буенча икенче урынны тоткан халык, һәр елны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чараларда актив катнашып килә.

«Милләтләр концертында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге коллективлары чыгыш ясый. Зур театр янындагы мәйданда башка халыкларның да җыр-биюләрен карарга була. Символик концерт татарча чыгышлар белән башланып китә», – дип билгеләп үтте Фәрит Фарисов.

Бәйрәм чаралары 10 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев