Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Татар яшьләре көне үткәреләчәк

13 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге карамагындагы Яшьләр советы Татар яшьләре көнен үткәрә. Чара кысаларында "Арбат" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Хәрәкәт-2016" яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Проектларга бәя "Татар теле, әдәбияты, тарих, татар халык традицияләре, татар яшьләре берләшүе", "Иң яхшы яшьләр берләшмәсе", "Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү", "IT-өлкәсендә һәм медиа киңлектә иң яхшы проект" кебек дүрт номинация буенча биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук сувенирлар ярминкәсе оештырылачак, бүләкләр уйнатылачак, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

Беренче тапкыр "Хәрәкәт" проекты 2014 елда Мәскәүдә тормышка ашырылды һәм башкала студентларыннан, яшьләреннән күпсанлы уңай фикерләр җыйды.

13 ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләргә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлелекләре, галимнәр, журналистлар, спортчылар театр һәм кино артистлары киләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев