Мәскәүдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештырылды

20нче октябрьдән дәресләр Татар мәдәни үзәгендә үтә. Бу хакта "Татар-информ"га ТРның тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләүче яшьләр советы рәисе Эмиль Фәйзуллин хәбәр итте.

“2013 елда яшьләрнең татар телен өйрәнүгә мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен сораштыру уздырган идек. duslar.ru сайтында да шундый ук сораштыру оештырдык. Җавап бирүчеләрнең 80% татар телен өйрәнергә теләк белдерде,” – дип сөйләде Эмиль Фәйзуллин. – Шунлыктан татар теле курслары оештырырга кирәк дигән фикергә килдек. Моның өчен мөмкинлекләр дә бар. Татар мәдәни үзәгендә яшьләр бүлмәсе бар. Үткән елны дәресләр зур экранда, видео форматта алып барырылды. “ТАТАР portal” дип аталган сайтыбыз да ачылды".

"Көндәлек тормышта татар теле кулланылмагач, аны өйрәнү дә авырлаша. Бу төп проблемаларның берсе", – ди Эмиль Фәйзуллин. – Татар теле, башка телләр белән чагыштырсак, өстенлекле түгел. Шулай да Мәскәүдә, башка регионнарга караганда, татар яшьләре күпкә активрак. Бу төрле чаралар уздырганда ачык күренә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: хәзер гаилә кору өчен татар кешесен табарга тырышалар, туйларына татар артистларын чакыралар. Үз милләтенә бөтенләй ваемсыз кешеләр соңгы арада сирәгрәк очрый.”

Эмиль Фәйзуллин сүзләренә караганда, яшьләр татар теле курсларына телне өйрәнү өчен генә килми. “Максатлар төрле: татар кешесенә кияүгә чыгу яисә татар килене алу нияте белән дә килүчеләр шактый. Гомумән, яшьләр өчен татар теле дәресләре яңа дуслар белән танышу урыны. Татар телен артык өйрәнә алмасалар да, мондагы яңа танышлары белән төрле татар чараларына йөри башлыйлар. Шулай ук яңа татар гаиләләре дә туа”.

Татар теле дәресләрен Мәскәү дәүләт педагогика университеты мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Ландыш Латфуллина алып бара. Аның сүзләренә караганда, курсларга 20-30 яшьлек егет-кызлар килә. “Аларның максаты – татар телендә матур, чиста итеп сөйләшергә өйрәнү. Ачыктан ачык әйтмәсәләр дә, минемчә, татар кызлары, татар егетләре бер-берберсе белән танышу, аралашу өчен дә килә. Курсларга килүчеләрнең телне белү дәрәҗәсе дә төрле, төп кыенлык та шуннан гыйбарәт. Дәресләрне күбрәк текстлар нигезендә алып барам. Гадиләрдән башлап, уку елы ахырына катлауландырабыз. Татар теленең үзенчәлекләрен, фонетикасын, грамматиканың төп кагыйдәләрен дә шушы текстлар нигезендә карыйбыз,” – ди Ландыш Латфуллина. - Яшьләргә үзебезнең мәдәниятебез, әдәбиятыбыз турында да мәгълүмат бирергә тырышам. Алар 13нче гасыр, хәзерге әдәбият, язучылар турында сөйләгәнне кызыксынып тыңлый”.

Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать җидедә үткәрелә. “Төркемгә унике кеше җыела, тел курсларында моннан да күбрәк кеше белән эшләү кыен. Ахырга таба берничәсе китәргә дә мөмкин, – дип белдерде Ландыш Латфуллина. – Узган елда йөрүчеләр арасында быел дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Индивидуаль дәресләр үткәрүне сораучылар да бар”.

"Укытучы сүзләренә караганда, хәзерге шәкертләрне тактага акбур белән язып кына кызыксындырып булмый. “Дәресләр үткәрү өчен махсус җиһазландырылган татар теле классы булырга тиеш. Тел өйрәнгәндә кызыксындыру чаралары да кирәк. Дәресләр матур, заманча үтәргә тиеш,” – ди Ландыш Латфуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: