Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә татар театр сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләячәк

13 гыйнвардан 12 февральгә кадәр Мәскәүдә Бахрушин исемендәге Театр музеенда татар театр сәнгатенең 110 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов Татар театрына 110 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә хәбәр итте. “Татар театр сәнгатенә игътибар азаймаячак. 13 гыйнвардан 12 февральгә кадәр Мәскәүдә Бахрушин исемендәге Театр музеенда татар театр сәнгатенә багышланган күргәзмә эшләячәк. Күргәзмәдә афишалар, спектакльләрдән макетлар, фотографияләр тәкъдим ителәчәк. Безнең татар театры белән кызыксыналар, безнең театрны беләләр”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев