Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачыла

Мәскәүдә гыйнвар урталарында Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачылачак. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация Советының 2016 елда узган соңгы утырышында Татарстан Республикасының вице-премьеры Равил Әхмәтшин хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешү буенча Татарстанга «Энтузиаст» кинотеатрын бирү планлаштырыла. Әлеге бинада Татар тарихы һәм мәдәнияты үзәге урнашачак. «Болай эшләү ватандашларыбызны тагын да киңрәк форматта берләштерергә, татар халкы тарихы музее, кинозал, милли ашлар өчен зал булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләгән Әхмәтшин. Татарстан вице-премьеры булдырылачак музей өчен татар миграциясе тарихы буенча материаллар әзерләү үтенече белән инде Кытай, Төркия, Финляндия һәм АКШ хезмәттәшләренә мөрәҗәгать иткән. Искәртеп үтәбез, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә якынча 149 мең татар яши. Бу шәһәр халкының 1,3%ын тәшкил итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев