Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә танылган татар дирижеры Фуат Мансуровны искә алачаклар

Фуат Мансуровның туган көнендә – 10 гыйнварда Мәскәү музыкаль җәмәгатьчелеге танылган татар дирижерын искә алачак. “Музыкальное приношение учителю” дип аталган концерт П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында да булачак. Концерт программасы Консерватория сайтына эленгән. Фуат Мансуровны искә алу концертында Казаннан “Яңа музыка” камера оркестры катнаша. Оркестрның дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе – Анна Гөлишәмбарова. Концертта Фуат Мансуровның укучысы булган татар дирижерларыннан Е.Колобов исемендәге “Яңа Опера” Мәскәү театры һәм СНГ илләренең Яшьләр симфоник оркестры дирижеры Василий Вәлитов; Новосибирскның Рус академия оркестры дирижеры Рөстәм Дилмөхәммәтов катнаша. Программада - Л.Бетховен, П. И.Чайковский, Н.А.Римский-Корсаков, С.В.Рахманинов, Д.Д.Шостакович, Е.Ф.Светланов, Г.А.Жубанова әсәрләре. Мәгълүмат өчен. Дөньякүләм танылган дирижер Фуат Мансуров Казахстанда татар гаиләсендә туган. 1989 елдан Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. 2010 елда 82 яшендә Мәскәүдә вафат була.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: afishka31.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев