Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Шүрәле" татар төркеменең концерты узачак

Мәскәүдә иҗат итүче “Шүрәле” төркеме һәм Әлфия Нигъмәтуллина 15 апрель көнне башкала рестораннарының берсендә концерт куя. Концертка махсус кунаклар булып Гөлназ Хәсәнова (Апрелия) һәм Александр Варлей чакырулы, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына төркемнең матбугат сәркатибе Алия Галимова. “Концертка әзерләнү уңышлы бара. Музыкантлар көн саен репетицияләр ясый. Күпме халык киләсен төгәл әйтеп булмый, әмма аларга концертыбыз ошар дип ышанып калабыз. Тамашачы безнең концертларда үзенчәлекле. Алар, берничә сәгатькә онытылып, үз телендә җырлар тыңлыйлар, бииләр”, - ди ул. Төркемнең исеме татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы белән бәйле. Моның сәбәбен аңлатып, Алия Галимова: “Шүрәле” дигән исемебез Тукайны онытмаска өнди. Аның әкиятләрен һәм шигырьләрен татар халкы онытмаска тиеш!” - диде. "Шүрәле" төркеме беренче тапкыр халыкка 2010 елның Мәскәү Сабан туенда күрсәтелә. Хәзерге вакытта ул - Мәскәүнең татар төркемнәре арасында иң популяры. Төркем "җанлы" музыка башкара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев