Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Шәехзадә Бабичка багышланган фильм тәкъдим ителгән

Мәскәүнең "Ролан" кинотеатрында Башкортстанда төшерелгән яңа кинофильм - Булат Йосыповның башкорт һәм татар шагыйре, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичка (1895-919) багышланган тарихи картинасы тәкъдим ителде, - дип хәбәр итә "Башинфом" мәгълүмат агентлыгы. Фильм  Мәскәүдәге башкорт киносы көннәре кысаларында күрсәтелде. Әлеге чараны уздыруда Башкортстан Мәдәният министрлыгы, республиканың Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиллеге һәм "Без бергә" күп милләтле проекты  белән берлектә сенатор Лилия Гомәрова башлап йөрде. Режиссер сүзләренчә, "Бабич" - "Беренче Республика" проектының кереш фильмы, ул XX гасыр башында булган  тарихи фактларны сурәтләүгә юнәлдерелгән. "Ул безгә кадәр булганнарның казанышларын һәм хаталарын истә тотарга өнди, һәм башка фильмнарның драматургия җирлеге белән үрелеп бара", - дип белдерде Булат Йосыпов.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев