Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә шагыйрь Әхмәт Саттарны искә алу кичәсе узган (ФОТО/ВИДЕО)

Мәскәү татарлары “Штабы” шагыйрь Әхмәт Саттарны искә алу кичәсен уздырды. Әхмәт Саттар 1960-1972 елларда Мәскәү Кремлендә баш метрдотель булып эшләгән елларда дәүләт башлыклары Никита Хрущевны, Леонид Брежневнка хезмәт күрсәткән.
  • Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы, Ломоносов, Такташ премияләре лауреаты, шагыйрь Әхмәт Саттар улы Саттар 14 июньдә Анапада дәваланганда вафат булып, 17 июньдә туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Кочко-Пожарки авылында җирләнде.
Шагыйрь Әхмәт Саттар татар һәм рус телләрендә данлыклы романслар авторы иде. Аның сүзләренә язылган җырларны Елены Образцова, Ренат Ибраһимов һәм башка күренекле җырчылар башкарды. Иң әһәмиятлесе – татар классик музыкасына әйләнгән “Ялгыз агач”, “Серле күзләр” җырлары көйләрен композитор Рөстәм Яхин Әхмәт Саттар сүзләренә язды. Татар җырчысы, Мәскәүдәге 1186нчы татар мәктәбе мөдире Роза Хәбибуллина-Шакирова сүзләренчә, Әхмәт Саттар “Ялгыз агач”, “Серле күзләр” җырлары белән генә дә сәнгать дөньясында зур урын алды. “Аның үлеменә ышанып җитә алмыйм. Ничек инде Мәскәү Әхмәт Саттарсыз? Мәскәүдә иҗади тормышны, мәдәниятне ансыз күз алдына китереп булмый. Әхмәт абый “Серле күзләр”, “Ялгыз агач” җыры белән халык күңелендә мәңге яшәр. Ләкин без татарлар талантларны бәяләп бетерә алмыйбыз. Телевизорда күренгән кешеләрне бик тиз күтәреп алабыз, ә менә саф татарча иҗат иткән кешеләребезне яратабыз, әмма күтәреп йөртмибез. Талантлар күп, ләкин татарча иҗат итүчеләр аз бит. Татар телен бетерү сәясәте барганда да шәхесләребезне күтәреп алмасак, белмим, без нинди халыктыр инде?!” - диде Роза Хәбибуллина-Шакирова. Җырчы Айрат Шакиров сүзләренчә, Әхмәт Саттар “Ялгыз агач” җырын үзе турында язуын сөйли торган булган. Татар галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин Әхмәт Саттарны тулысынча бәяләп бетермәделәр дигән фикер әйтте. Ул Әхмәт Саттар белән 50 елдан артык аралашып яшәгән. “Әхмәт Саттар белән сирәк очраша идек. Ул бик яхшы кеше иде. Шәхсән үзем аңа олы хөрмәт белән карадым. Ләкин аның иҗатын тулусынча кабул итеп бетермәделәр. Мине аның иҗади яктан гел үсештә булуына соклана идем. Аның җырлары халык арасында хитка әйләнде. Әхмәт Саттар үз эшенә һәрвакыт тугры булды. Аның Кремльдә эшләвен дә беләбез. Ләкин андагы урынга ябышып ятмады, чөнки әдәбиятнең патриоты иде. Никтер без үлгәч кенә кеше кадерен белә башлыйбыз. Халкыбыз аны тиешенчә бәяләсә иде”, - диде Роберт Нигъмәтуллин. Язучы Җәмил Мостафин (Ямиль Мустафин) Әхмәт Саттарны зур шагыйрь буларак бәяли. Аның сүзләренчә, Казанда Әхмәт Саттарны хөрмәтлиләр, зурлыйлар иде. “Мин Әхмәт Саттарны 1971 елдан беләм. Аның белән мине шагыйрь Михаил Львов (чын исеме Рафкат Давлетович Маликов (Габитов) таныштырды. Ул яхшы шагыйрь да, кызыклы кеше дә иде”,  - дип сөйләде 91 яшьлек Җәмил Мостафин. Очучы Айрат Акъяров Әхмәт Саттарның соңгы вакытларда татар теле өчен борчылуын искә алды. “Ул татар халкының көрәшчесе иде. Һәрвакыт тел, мәдәният сагынды торды. Туган авылы мәктәбендә татар телен укытмый башлауларына бик борчылды. Аның әнисе шул мәктәптә татар телен укыткан булган”,  - дип истәлекләрен сөйләде очучы Айрат Акъяров. Академик Илдар Үтәмешев Әхмәт Саттарның Мәскәүдә татар чараларында актив катнашуын искә төшерде. “Татар мәдәни үзәгенә гел килә иде. Татарлар “Штабы” чараларында еш кунак була иде. Безнең өчен ул хәзер классик шагыйрь", - диде Илдар Үтәмешев. Мәскәү татарлары “Штабы” лидеры соңгы елларда Әхмәт Саттар белән еш аралашып торуын, аның иҗат кичәсен оештыруларын, “Штаб”ка гимн язарга җыенып йөрүен искә алды. “Әхмәт Саттар турындагы истәлекләрне татар “Штабы” сайтына (http://tatar-shtab.ru) урнаштырырбыз. Соңгы елларда Әхмәт Саттар Мәскәү татарлары “Штабы” яшьләре белән аралашты. Татар теле проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләребездә чыгышлар ясады. Телне саклауда гаиләнең роле турында тәфсилләп сөйләгән иде. Без аны онытмабыз. Шуңа туган авылындагы музейга яшьләрне алып барырга җыенабыз”, - диде Рөстәм Ямалеев.
Александр Долгов, Татар-информ
Фото: Илдар Үтәмешев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев