Мәскәүдә Сара Садыйкова тууына 110 ел уңаеннан "Татар җыры сине юксына" дип аталган концерт узды
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күренекле җырчы, актриса, композитор Сара Садыйкова тууына 110 ел уңаеннан “Татар җыры сине юксына” дигән концерт узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт программасын Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәреев һәм Татар милли-мәдәни автономия советы рәисе Әнвәр Хөсәенов сәламләү сүзләре белән башлап җибәргән.
Мәдәни чара Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән үткәрелгән. Кичәдә Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийларның кызы Әлфия Айдарская тамашачыларга әни-әтиләренең Мәскәү белән тыгыз бәйләнгән тормыш һәм иҗат юллары турында сөйләгән.
Концерт программасында ТР халык артисты Зөхрә Сәхәбиева, ТР атказанган артистлары Гөлнара Мурзиева һәм Әхмәт Каримов, халыкара конкурслар лауреаты Рушания Мөшәрапова, Казан консерваториясе студенты Айтуган Вәлмөхәммәтов һәм күп кенә башка артистлар катнашты.
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе - Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши Сараны хорда җырларга чакыра.1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара (Афишада Сара Донская фамилиясе белән күрсәтелгән була). 1922 елда С. Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.
Утызынчы елларда С. Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра: Зифабану («Ил», Кәрим Тинчурин), Фәридә («Кандыр буе», Кәрим Тинчурин) һ.б.
1934 – 1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.
Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә.
Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.
Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат булган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев