Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Сара Садыйкова истәлегенә багышланган концерт узачак

12 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар композиторы, җырчы Сара Садыйкова истәлегенә багышланган зур концерт узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Татар музыка сәнгатендә тирән эз калдырган Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкованың (1906-1986) тууына быел 110 ел тулды. Ул 400гә якын җыр авторы, 30лап спектакльгә көйләр һәм җырлар язган композитор гына түгел, үзе дә Татар опера һәм балет театрында солистка булган, “Сания”, “Качкыннар”, “Галиябану”, “Башмагым”, “Илдар”, “Наемщик” кебек спектакльләрдә катнашкан актриса. Сара Садыйкова үлеменнән соң, 1990 елда, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Күренекле музыкантның юбилей вакыйгасына багышлап, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская оештырган “Татар җыры сине юксынам” дип исемләнгән концерт программасында Татарстанның танылган музыкантлары һәм җырчылары чыгыш ясаячак. Алар арасында – Татарстанның халык артисткасы, КФУ профессоры, пианист Маргарита Коварская, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, скрипкачы Марат Әхмәтов, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Әхмәт Кәримов, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган артистлары Гөлнара Мурзиева һәм Айдар Габдинов, Сара Садыйкова исемендәге Төбәкара бәйге лауреатлары, музыкантлар Ильяс Камалов, Арсений Коварский кебек артистлар бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев