Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Россиядә Ислам: традицияләр ныклыгы һәм бүгенге заманга ачык булу" дип аталган фәнни-гамәли конференция узды

25 октябрьдә Мәскәүдә “Россиядә Ислам: традицияләр ныклыгы һәм бүгенге заманга ачык булу” дип аталган конференция узды. Әлеге фәнни-гамәли сөйләшүне Россия Фәннәр Академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты оештырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнашты.

Сөйләшүгә төрле төбәк мөфтиләре, Виталий Наумкин, Фәрит Әсадуллин, Тәүфыйк Ибраһим, Леонид Сюкияйнен кебек Россия Фәннәр академиясе әгъзалары - галимнәр җыелган иде.

Чарада фән һәм дин белгечләре Россиядәге бүгенге дини вәзгыять, мөселманнар тормышы хакында фикерләште. Аерым алганда сүз, бу елның 25-27 августында Грозныйда үткәрелгән бөтендөнья мөселман галимнәре конференциясендә кабул ителгән “Россиядәге традицион ислам турындагы фәтвә” турында барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышы вакытында сөнни ислам төшенчәсен аңлатты. Татар дин галимнәре хезмәтләреннән мисаллар китереп, татарларның гасырлар дәвамында фикъһ мәсьәләләрендә хәнәфи мәсхәбендә, гакыйдәдә матуриди булулары хакында сөйләде. Мөфти фикеренчә, “Грозный фәтвасы” мөселманнарның гасырлар буена сакланып килгән үзенчәлеген ныгытты гына.

Исламны өйрәнгән дөньяви галимнәр, көнбатыш дин белгечләреннән аермалы буларак, бердәм рәвештә мөселманнарның ихтыяҗларын яклау ягында. Алар дөнья күләмендә һәм Россиядәге дини вәзгыять өчен борчылалар. Бөтен гомерен иң күркәм диннәрнең берсе – исламны өйрәнүгә багышлаган галим Леонид Сюкийянен шул хакта әйтеп, ислам мәдәниятенең югары дәрәҗәдә саклануын теләде.

Конференция азагында ислам белгечләре киң җәмәгатьчелеккә аталган мөрәҗәгать кабул иттеләр. Бу мөрәҗәгатьтә дин белгечләренең традицион ислам кыйммәтләрен яклавы, исламны тышкы йогынтылардан саклау мөһимлеге ассызыкланды.

Мөрәҗәгатьтә Россия Голәмәләр шурасын оештыру мөһимлегенә дә басым ясалды. Белгәнебезчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хактагы фикерләрен үзенең чыгышларында берничә мәртәбә инде яңгыраткан иде. Ул Болгар ислам академиясендә шундый киңәшмә орган булдырырга тәкъдим итте. “Ислам белгечләре мөрәҗәгате”ндә әлеге тәкъдим урын алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев