Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә RIW 2016 "Интернетка рәхмәт 2016" икенче Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2 ноябрьдә Мәскәүдә пенсия һәм пенсия яше алдындагы өлкәннәр арасында RIW 2016 "Интернетка рәхмәт 2016" икенче Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан катнашучылар саны буенча иң актив төбәк булган. Конкурс призерлары - 91 яшьлек Әхсән Шәрипов һәм 59 яшьлек Фирдәүсә Яфизова булды дип хәбәр итә оештыручылар.Конкурска 3 меңнән артык заявка тапшырылган. Башлангыч сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән 2525 эш конкурс шартларына туры килә дип танылган.

Конкурста катнашучылар компьютерны һәм Интернетны үзләштереп дәүләт хезмәтләре порталында салым түләүләрен рәсмиләштерә, пенсиягә чыкканнан соң яңа эш табалар, үз предприятиеләрен ачалар, туган якны өйрәнү музеен һәм видеофильмнар ясыйлар, чигәргә һәм барабанда уйнарга өйрәнәләр, шулай ук дусларына һәм күршеләренә Интернет нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итәләр.

Җиңүчеләрне «Ростелеком» ГАҖ, Россия Пенсия фонды, Россия Электрон коммуникацияләр ассоциациясе һәм Төбәк иҗтимагый интернет-технологияләре үзәге вәкилләре катнашындагы абруйлы комиссия билгеләгән.

"Интернет - минем дустым һәм ярдәмчем" номинациясендә Татарстанның Мөслим авылыннан 91 яшьлек Шәрипов Әхсән Әмирҗан улы икенче урынны алган. "Интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче" номинациясендә беренче урынга Татарстанның Иске Чүпрәле авылыннан 59 яшьлек Яфизова Фирдәүсә Габдерәшит кызы чыккан. Конкурста катнашучыларның 73 проценты gosuslugi.ru порталыннна куллана.

Конкурска тапшырылган эшләрнең 75 проценты кече һәм урта шәһәрләрдән, авыл районнарыннан.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белеменә өйрәтә торган төбәкләр активлыгы рейтингы төзелгән. "Иң актив төбәк" номинациясендә Татарстан Республикасы җиңгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев