Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Ринат Мөхәммәдиевнең "Күзачкысыз буран" дигән яңа китабы тәкъдим ителәчәк

18 октябрь кичке 6да Мәскәүдә Әсәдулла йортында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә Ринат Мөхәммәдиевнең “Күзачкысыз буран” дигән исемдәге яңа китабы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Төрки халыкларның туганлык тамырлары, узган юлы һәм бүгенгесе турында уйланырга мәҗбүр итә торган әсәрдә автор хәзерге катлаулы шартларда дуслык, туганлык һәм үзара ярдәмләшеп яшәүгә альтернатива юклыгын расларга тырыша. “Беренче умырзая”, “Ак кыялар турында хыял”, “Кенәри - читлек кошы”, “Сират күпере", “Утлы таба өстендә”, “Алланың кашка тәкәсе" һ.б. романнары, повестьлары белән танылган язучының, гомумән, татар, рус һәм дөньяның башка телләрендә басылган 3 дистәдән артык китабы бар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Мәскәү өлкәсе Татар мәдәни үзәге хәбәр бирде.

Белешмә өчен. Ринат Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Казан дәүләт университетында югары белем алган, әлеге университетның журналистика кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлаган, аннан соң берникадәр вакыт “Татарстан коммунисты” (хәзерге “Татарстан”) журналында фән һәм мәдәният бүлегенә җитәкчелек иткән. М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында “Татар әдәби тәнкыйтенең формалашу проблемалары” дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты булган. Казан телевидениесендә мөхәррир, “Казан утлары” журналында мөхәррир, баш мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе белән 10 ел җитәкчелек иткән. 1990-1993 елларда Татарстаннан Россия Югары Советына сайланган халык депутаты буларак, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшләгән. 1995-2000 елларда ул шулай ук Татарстан Республикасы халык депутаты вазифаларын башкарган.

1999 елдан Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Биредә Халыкара язучылар берлекләре бергәлеге рәисе урынбасары була, соңгы елларда “Татарский мир” федераль агарту газетасы баш мөхәррире, “Заман” нәшрият йорты директоры булып эшли. Хезмәтләре өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, Төркия халыкара һәм Азия, Африка илләренең “Лотос” премияләренә, шулай ук А.Платонов һәм М.А.Шолохов исемендәге премияләргә лаек булган, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев