22 октябрь көнне Мәскәүдә, “Москвич” мәдәният үзәгендә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Вәлиев, Сиринә Зәйнетдинова, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ярамир Низаметдинов чыгыш ясады.
Мәскәүдә "Таң атканда"
Концерт Рәшит Ваһаповның “Таң атканда” җыры белән башланып китте. Татар халкының легендар җырчысын данлаганнан соң, җырны яшь талант, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең былтыргы лауреаты Рәнис Габбазов дәвам итте.![](http://intertat.ru/upload/photo_2017-10-24_13-41-14.jpg)
Рифат Фәттахов: Татарның авыр вәзгыяте элек тә булган
Фестивальнең продюсеры Рифат Фәттахов тамашачыны җыю авырлыгы һәм соңгы вакытлардагы “нәрсә булса да булсын, бары татарча гына булсын” тенденциясе турында сөйләде. - Безнең тарих кабатлана. Татарның мондый авыр вазгыяте элек тә булган.Без тарихтан татар халкын ике төп фактор саклап калганын беләбез. Ул - Ислам дине һәм татар җыры. Без Ленинның “Бер адым алга, ике адым артка” гыйбарәсенә нигезләнеп эш алып барабыз. Теге яки бу өлкәдә үзебез теләгәнчә эшли алмасак та, татар мәдәниятен үстерүнең башка якларын да эзләргә тиешбез һәм шуның бер юлы - татар җыр сәнгатен колачлы итеп үстерү.
"Нәрсә булса да булсын, бары татарча гына булсын"
Әмма, бу җәһәттән минем бер борчуымны белдерәсем килә. Хәзерге вакытта бик ямьсез тендеция бара: “нәрсә булса да булсын, бары татарча гына булсын”. Без массалыкка ирешик дип, бөек җыр сәнгатебезне югалтырга мөмкинбез.Мәсәлән, безгә Мәскәүдә тамашачыны җыю җиңел түгел. Моның мин сәбәпләрен беләм, чөнки бездән алда 5-6 түбән дәрәҗәдәге концерт була. Анда вак-төяк җырчы катнаша. Безнең хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та тузга язмаган җырлар яңгыратмагыз дип әйтте. Шул тузга язмаган җырлар аркасында зәвыгы түбән тамашачыны Рәшит Ваһапов дәрәҗәсенә алып менү җиңел түгел. Аңа карамастан, без бу эшне дәвам итәбез, чөнки халык бар. Моннан бер ел элек без бик авырлыклар белән концерт үткәрдек. Узган ел 260 кеше булса, быел без 600 тирәсе кеше җыйдык. Бу бик зур дәрәҗә булуга карамастан, безне канәгатьләндерми. Ә бит, төптән уйлаганда, безнең фестивалебездә халык җырлары, классика, эстрадабызның иң матур үрнәкләре, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина кебек җырчыларыбыз. Бүген татар җырының легендасы Зөһрә Сәхәбиева катнашты. Безнең дөньякүләм дәрәҗәдә күрсәтерлек Илһам Вәлиев чыгыш ясый. Моннан да югарырак дәрәҗә була алмый. Фестивальне, ягъни профессиональ татар җыр сәнгатен тагын да югарырак дәрәҗәдә халыкка җиткерү проблемасы кала. Чараларны хөкүмәтебезнең, Президентыбызның ярдәме булмаса, үткәрә алмас идек. Алар бу эшнең кирәклеген аңлый һәм безгә ярдәм әйтә."Халык мондый концертларга өйрәнмәгән"
"Ни булса да булсын, татарча гына булсын" тенденциясенә карата Айсылу Габдинова да үз сүзен белдерде. “Минем дипломым буенча һөнәрем - опера җырчысы. Чыннан да, тамашачыны тәрбияләргә кирәк. Ваһапов фестивале бик зур эш алып бара. Мәсәлән, 24 ноябрьдә Илһам Вәлиевның концерты була. Чыннан да, халык мондый концертларга өйрәнмәгән. Рифат Әхмәт улы андый концертларны оештыра. Мин бу эшнең җиңел түгеллеген беләм. Андый концертларны оештыручы булмаса, кеше аларны онытачак, халык җырларына да йөрмәячәк һәм “попса”га гына күчәчәк”, – диде Айсылу .![](http://intertat.ru/upload/photo_2017-10-24_13-42-06.jpg)
Рәнис Габбазовның казанышлары - автомобиль, диплом һәм хатын
Фестивальнең Гран при иясе Рәнис Габбазов да тамашачыга мәхәббәтен алар янына - залга төшеп белдерде. Кичәнең алып баручылары Зәмирә Рәҗәпова һәм Ришат Ахмадуллин да Рәнисне узган ел уңышлары белән котлады. Алып баручылар әйтүенчә, ул Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең лауреаты, автомобильле, дипломлы һәм хатынлы булган. Зәмирә Рәҗапова бәхет өчен бары “Болгар” радиосының бер сыны җитми дип шаяртты. Кем белә, бәлки ул сынны Рәнис тә алыр, чөнки яшь талант “Болгар” радиосының “Милли музыкаль премиясе”ндә дә катнашырга өлгергән. Рәнис Габбазов Мәскәү тамашачысына рәхмәтләрен дә белдерде: - Мәскәү тамашачысына концертыбызга матур итеп җыелган өчен бик зур рәхмәт. Бүген бирегә зәвыклы җырны аңлый торган тамашачы җыелды. Алга таба да безнең халык җырларын, ретро җырларны онытмаска иде. Монды затлы тамашачы булса, без иң бәхетле кеше булабыз,.![](http://intertat.ru/upload/photo_2017-10-24_13-45-14.jpg)
"Концертларга йөрик!"
Татар җыр сәнгатенең легендасы Зөһрә Сәхәбиева да Рифат Фәттаховның башкарган эшчәнлекне хуплап, тамашачыдан аның концертларына йөрүне сорады. - Ул яшьләрне үз әтиләре кебек кайгырта. Киемнәрен дә, репертуарларын да, аларны халыкка яраттыру, хөрмәт иттерүне ничек итеп башкарырга икәнлеген уйлый. Бу - бик зур хезмәт. Моны халкыбызны сөймәгән кеше эшли алмый. Шуның өчен дә Рифат сиңа зур рәхмәт. Хәйдәр Бигичев та бик шатлана иде. Син журналистикада укый башлагач, бер лидер үсә, безнең милләткә хезмәт итәчәк дип әйтә иде. Без дә Рифатны саклыйк, ничек тә ярдәм итим, концертларына йөрик, аларны алкышлыйк, - дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларга.![](http://intertat.ru/upload/photo_2017-10-24_13-43-53.jpg)
"Татар халкы бетә дигән сүзләр ишетәм"
Концертка Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Азат Әхтәрәев та килгән иде. Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә концертка карата фикерләрен әйтте. - Сәхнәдәге катнашкан артистларны саный башласак, аларның Россиянең төрле почмакларыннан җыелганлыгын аңлыйбыз. Монда Чувашстан да, Башкортстан да, Мәскәү дә, Ульяновск та бар. Беренчедән, бу фестиваль татарларны бергә җыя. Кайсы вакытта бит без бүленәбез, ә фестиваль берләштерә. Икенчедән, ул – яшьләр. Мин бу лауреатларның бер атналык концерт куярлык репертуары барлыгын беләм. Беренче лауреатлар инде татар сәхнәсендә җитди урын алып тора. Мин һәр көнне татар теле бетә, татар халкы бетә дигән сүзләр ишетәм. Елап йөрергә кирәкми, ә нәрсәдер эшләргә кирәк. Менә бу фестиваль эшли. Фестивальне күргәч, халык татар телен, татар җырын барлыгын аңлый."Концертта тыйнаклык сизелә"
- Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальдә мин бик теләп катнашам. Фестиваль ул олуг шәхескә хөрмәт тә күрсәтү, зур игътибар биреп яшьләрне үстерү. Бу концертта тыйнаклык та сизелә һәм артистларны монда китереп, тамашачыларны җыеп акча эшләү генә түгел, ә чын мәгънәсендә милләтебезгә хезмәт итү кебек тоела. Шуңа күрә мин аларга бик рәхмәтлемен. Әйтелгәнчә, 120 дән артык яшь башкаручы фестивальдә катнашырга ризалыгын биргән. Әлбәттә, безнең башка фестивальләр дә бар, әмма Рәшит Ваһапов фестиваленең инде үзенең аерым урыны бар”, - дип сөйләде Әлбир хәзрәт Крганов.![](http://intertat.ru/upload/photo_2017-10-24_13-38-12.jpg)
Нет комментариев