Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алу чарасы узачак

15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салалар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә Мәскәүдә герой-шагыйрьне искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салалар. Тантаналы чарада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша. Искә алу чарасын Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Оештыручылар герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына битараф булмаган һәркемне М. Җәлил урамына (“Борисово” метро станциясе) чакыра. Чара көндезге сәгать 12дә башлана.
Татар-информ
Фото: m-jalil.tatmuseum.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев