Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Кызыл мәйданда Сөембикә ханбикә турында китап тәкъдим иттеләр

Кичә Мәскәүдә “Кызыл мәйдан-2018” китап фестивалендә “Татарстан китап нәшрияты” "Сөембикә" китабын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан стенды янында кунакларны яңа басма белән “Татарстан китап нәшрияты”ның коммерция директоры Илдан Хөснетдинов һәм “Сөембикә” китабының мөхәррире Ләйсән Миңнуллина таныштырган. Укчылар белән очрашу сорау-җавап формасында узган. Тәкъдим итү чарасының ахырында бүләкләр уйнату булган. На Красной площади презентовали книгу о царице Сююмбике
  • Китапка Татарстан сәнгать осталары – Бакый Урманче, Чыңгыз Әхмәров, Илдар Зарипов, Хәнәфи Нәфыйков, Рушан Шәмсетдинов, Рифкать Вахитов һәм башкаларның эшләре кергән. Әлеге басмага төрле жанрдагы картиналар тупланган. Алар гаҗәеп хатын-кыз һәм ханбикә образын тулысынча барлыкка китерә һәм әлеге басманың бөтен кыйммәте шунда. Сәнгать альбомында татар фольклорының үрнәкләре – бәетләр һәм мөнәҗәтләр, Татарстан шагыйрьләренең Сөембикәгә багышланган шигырьләре урын алган.
Быел "Татарстан китап нәшрияты" күргәзмәгә 350 исемдәге татар, рус, инглиз һәм башка телләрдәге китаплар алып килгән. Стендта яңа чыккан басмалар да тәкъдим ителгән. Шуларның берсе рәсемнәр белән баетылган – “Татар халык ашлары” китабы. Китапта татар кухнясының иң популяр һәм киң таралган рецептлары урын алган, диелгән әлеге хәбәрдә. На Красной площади презентовали книгу о царице Сююмбике
  • Китап фестивале Мәскәүдә 31 майдан 3 июньгә кадәр уза. “Татарстан китап нәшрияты” стенды “Россия регионнары” исеме белән 17нче павильонда урнашкан.
  • 3 июнь көнне 19.15 сәгатьтә “Кызыл мәйдан” фестивале кысаларында язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” дип аталаган яңа китабын тәкъдим итәчәк.
Фестивальгә керү ирекле. На Красной площади презентовали книгу о царице Сююмбике
Татар-информ
Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев