Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә КПСС Татар обкомының беренче секретаренә һәйкәл куелды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүнең Данилов зиратында КПСС Татар обкомының беренче секретаре Фикрәт Табиевнең каберендә һәйкәл ачуда катнашты.

Бу вакыйгадан фотографияләрне Рөстәм Миңнеханов “ВКонтакте” һәм "Instagram" челтәрләрендәге аккаунтларына урнаштырган.

Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань губернасында туган. 1951 елда ул КДУ ның тарих-филология факультетын тәмамлый һәм хезмәт юлын укытучы булып башлый. 1957 елдан ул партия эшендә була. 1960-1979 елларда КПССның Татар обкомын җитәкли. 1979-1986 елларда СССРның Әфганстандагы илчесе була. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкара, СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы була. 1992-1995 елларда Россия федераль милек фонды белән җитәкчелек итә. Соңрак та иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.

Фикрәт Табиев 2015 елның 3 июнендә вафат була, Мәскәүдә Данилов зиратының мөселман өлешендә җирләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев