Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә борынгы татар җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак

8 апрельдә Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Казан дәүләт мәдәният институтының «Җомга көн» фольклор ансамбле концерты булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Программада борынгы татар җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Алар борынгы традицион татар музыкаль җиһазлары: думбра, дэф, курай, сорнай белән башкарылачак. Ансамбль солистлары Ульяновск, Түбән Новгород, Чирмешән мишәрләре һәм Урал буе татарларының лирик һәм шаян җырларын тәкъдим итәчәк. Бәйрәмгә килүчеләр, теләкләре булса, курайда өйрәнү осталыгын да алачак. Ансамбль җитәкчеләре - Алсу Еникеева һәм Венера Латыйпова. Концерт 16.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев