Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Казан язучысы Альбина Нурисламованың китабы дөнья күрде

Март аенда «Эксмо» нәшриятында Казан язучысы Альбина Нурисламованың китабы дөнья күрде. Автор эксклюзив интервьюда «Татар-информ» корреспондентына сөйләвенчә, “Җәннәттә югалганнар” («Пропавшие в раю»)  -  Мәскәү нәшрияты тарафыннан «Альбина Нури» тәхәлләүсе белән ”Чик артында. Мистик триллер” («За гранью. Мистические триллеры») сериясеннән чыгарылган икенче китап. Беренче романы шул ук сериядән бер ай элек чыккан, ул “Тормыштан сызылганнар” («Вычеркнутая из жизни») дип атала. Альбина Нурисламова Казанда туган, шунда эшли һәм яши. Белеме буенча ул филолог һәм юрист. Республиканың төрле басмаларында журналист һәм мөхәррир булып эшләгән. 2012 елдан башлап, республиканың әдәби журналларында үз исеме һәм «Алла Глебова» һәм «Гоша Таланов» тәхәлләүсе белән басыла. Өч проза әсәре авторы: “Мирасчы” («Наследница»), “Башка караш” («Другой взгляд») һәм Сорау бәһасе” («Цена вопроса»). Татарстан һәм Россия журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Мәскәү нәшриятында Казан язучысының кулъязмасы әдәби агент аркылы Ирина Горюновага килеп эләккән. Автор җиткерүенчә, аның белән очрашу очраклы рәвештә булган. Ә аның белән килешү «Эксмода» бик тиз имзаланган. Ике бала әнисе булган Альбина әйтүенчә, үзенең мистик триллерларын ул балаларга ашарга әзерләгәндә кухняда ук яисә аларны алырга барган арада яза. «Мин һәрвакыт бик тиз эшлим һәм үземә кызык булганны гына язам. Минем геройларым гадәти тормыш белән яши, әмма мин аларны авыр хәлләргә куям, алар үзләре аннан чыгу юлларын эзли башлый», – дип сөйләде язучы. «Мин триллерлар, куркыныч фильмнар яратам, яңаларын күзәтеп барам. Канлыларны түгел, ә күңел ката торганнарны. Серлелек булырга тиеш, нәрсәдер теге яктан. Мин Стивен Кингны, Роберт Маккаммонны, Бентли Литтлны яратам», – дип белдерде Альбина. Озакламый Альбины Нуриның тагын бер мистик романы - “Мирасчы” («Наследница») дөнья күрәчәк. Бу авторның беренче романы, ул үз вакытын 2011 елдан бирле көткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев