Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Кара пулат" опера-легендасы премьерасын күрсәтүгә багышланган иҗади кичә узган

11 октябрьдә Мәскәүнең “Дом на Патриаршах” мәдәни үзәгендә "Кара пулат" опера-легендасын илебез башкаласында беренче мәртәбә тәкъдим итүгә багышланган иҗади кичә уздырылды. Очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Азат Ахтареев, “Кара пулат” опера-риваяте солистлары Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, шулай ук композитор Эльмир Низамов, хормейстер Динә Венедиктова катнашты. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага Мәскәүдәге татар җәмгыятьләре вәкилләре, яшьләр күпләп килгән иде. Кичәне Тинчурин театры артисты, опера-риваятьтә чичән-шагыйрь ролен башкаручы Зөфәр Харисов алып барды.

“Кара пулат” опера-легендасы иртәгә, 12 октябрьдә 19.00дә, Мәскәүнең Кече дәүләт академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Музыкаль әсәр әлеге операның либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның 75 яшьлек юбилеена багышлана.

“Театр элгечтән башлана дисәләр дә, бүгенге заманда театр элгечтән түгел, тамашачыдан башлана. Залларыбызны тутырасыбыз килсә, без тамашачы фикерен исәпкә алып эш йөртергә тиеш”, – дип башлады сүзен Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Аның сүзләренчә, “Кара пулат” опера-риваяте артистлардан гына түгел, театрның хезмәт күрсәтүче персоналыннан да зур көч сорый. Декорацияләрне Мәскәүгә алып килү, аларны сәхнәгә кору өчен дә шактый вакыт сарыф ителгән.

“Моңа кадәр бер генә опера җырчысының да баштүбән асылынып торган килеш җырлаганы юк иде. Иртәгә барысын да күрәчәксез”, – дип мөрәҗәгать итте театр директоры кунакларга.  Азат Ахтареев “Кара пулат” опера-риваятенең Мәскәүдә тәкъдим ителүен зур вакыйга буларак бәяләде.

“Татар театрлары спектакльләр күрсәтергә Мәскәүгә, еш булмаса да, килгәләп торалар. Ә менә “Кара пулат” опера-риваяте кебек музыкаль әсәрләр – башкала сәхнәсендә бик сирәк күренеш. Әлеге тәҗрибәне җәелдерергә, милли сәнгатебез белән горурланырга, аны башкаларга да күрсәтергә кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Артур Исламов бүгенге очрашуны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. “Кара пулат” – ул гаҗәеп музыка, искиткеч куелыш. Иртәгә барыгызны да көтеп калабыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул кичә кунакларына. Композитор Эльмир Низамов Кара пулатның Болгарда бүгенгә кадәр тулаем сакланып калган бердәнбер бина булуына игътибарны юнәлтте.

 “Кара пулат” опера-риваяте бик үзенчәлекле. Чагыштырмача кыска булуына карамастан, әсәр вакыйгаларга шактый бай. Без тамырларыбызны онытырга тиеш түгел – “Кара пулат”ның асылы һәм төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт”, – диде ул.

Әлеге очрашуны уздыру мәйданы булып хезмәт иткән “Дом на Патриарших” мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары Илдар Халилюлин татарларның Россиянең төрле төбәкләрендә – Себердә, Уралда, Кырымда, шул исәптән Мәскәүдә дә күпләп яшәвен билгеләп: “Бүгенге кичәдә илебез башкаласы татар мәдәнияте вәкилләрен берләштерде һәм бу бик шәп! Мәдәни үзәгебезгә татар яшьләренең күпләп килүе дә – сөенечле хәл” – диде. Ул иҗади очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм иртәгә буласы премьерада уңышлы чыгышлар теләде.

Искәртеп үтик: Мәскәүдә "Кара пулат" опера-легендасын күрсәтүне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев