Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Совет Президиумы утырышы узачак

Бүген Мәскәүдә Россия Президенты карамагындагы икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Совет Президиумы утырышы була. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Республика Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, утырышта "Хелснет" илкүләм технологик инициативасының чаралар планы ("юл картасы") турында фикер алышу каралган. Соңрак Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектлар эшләү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышында да катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев