Мәскәүдә гарәп графикасында борынгы төрки язуларны укырга өйрәтәләр

Мәскәүнең мәдәни-мәгърифәтчелек һәм күңел ачу үзәгендә Идел буе төрки мөселман халыкларының зыялы даирәләре революциягә кадәр сөйләшкән һәм язган тел буенча гамәли семинарлар оештырыла. Алар Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәрҗани фондының Исламны өйрәнү үзәге ярдәмендә уздырыла.

Семинарны үткәрүче Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты хезмәткәре Салават Әхмәдуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, хәзерге вакытта яңа төркемгә теләгән кешеләрне туплау бара. Бүгенгә көнгә 7 кеше теләк белдергән. Салават Әхмәдуллин бер 10 кеше җыелгач, семинарлар башланып китәчәген әйтте. Дәресләр һәр шимбә уздырыла. Әңгәмәдәш былтыргыдан дәвам итүче төркем булуын билгеләп узды. 12 кешелек төркемнән 8е быел да семинарларга йөрергә теләк белдергән, һәм алар белән дәресләр инде алып барыла.

Салават Әхмәдуллин сүзләренә караганда, семинарлар гарәп графикасы белән язылган текстларны аңларга өйрәнергә мөмкинлек бирә. 1927 нче елга кадәр Россия империясендә һәм СССРда татар һәм башкортлар шул телдә язган. Идел буе төрки телен укый белүче кеше Үзәк Азия һәм Анатолия халыкларының борынгы текстларын да җиңел үзләштерә алачак.

“Башта кешеләр гарәп алфавитын да белмәскә мөмкин. Аларны өч дәрес эчендә укырга өйрәтәм. Аннары төрле әдәбият уку белән шөгыльләнәбез. Бергәләп “Шура” журналын һәм башкаларны укыйбыз. Яңа төркем белән бер ике ай шөгыльләнеп карарга исәп бар. Теләсәләр, алга таба дәвам иттерербез”, - дип белдерде Салават Әхмәдуллин.

Әңгәмәдәш моны үзенең хоббие булуы турында әйтте. “Кешеләргә бу бик кызык. Алар арасында профессиональ тәрҗемәче, фәннәр кандидаты, филологлар бар. Яшьләр арасында ике студент бар”, - диде әңгәмәдәш. Салават Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, семинарларга фәнни кызыксыну белән руслар да, Мәскәү дәүләт университетының тарих факультетыннан, Югары икътисад мәктәбеннән дә академик максатларда килүчеләр бар. Шулай да, әңгәмәдәш башта кызыксыну белән килгән кешеләрнең киләсе елга берән-сәрән генә калуын да шәрехләп үтте.

Салават Әхмәдуллин әйтүенчә, семинарлар өчен ниндидер махсус әдәбият юк. “Кызыклы булган, табылып торган һәр әйберне укыйбыз. Миңа метрик әдәбият гел җибәреп торалар, шул исәптән Казаннан да. Дуслар архивлардан күчереп Интернет аша җибәрә. Былтыр 1914 нче елда Казанда бастырылган “Рәсемле җәгърәфия” китабын укыдык. Бу мәдрәсә өчен язылган дәреслек булгандыр. Ул гарәп һәм фарсы әйләнмәләренннән тыш гарәп шрифтында язылган чиста татар китабы. Үткән елда аның яртысын укыдык”, - диде ул.

Салават Әхмәдуллин семинарларга йөрүче татар һәм башкортларның туган телләре буенча белемнәре тирәнәйтелүен билгеләп узды. “Алар сүзләрнең этимологиясен, борынгы лексиканы өйрәнә, иске сүзлекләр белән дә эшлибез. Шул рәвешле, алар телнең ничек үзгәрүе белән таныша”, - дип белдерде әңгәмәдәш.

Бу телдә сакланып калган текстлардан публицистик һәм дини әдәбиятны, шул телдә язылган эш кәгазьләрен, метрик китаплар, эпитафия, шәҗәрә, эпистоляр истәлекләрне (20 нче гасырның 60 нчы елларына кадәр) билгеләп үтеп була. Бу төр язуны өйрәнү әдәбият, тарих, философия, дини тәгълимат һәм башка белем күзлегеннән бай материал өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: