Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур гастрольләре узачак

2017 елның 12-18 гыйнварында Мәскәүдә, Россиянең Дәүләт академия Кече театрында Г.Камал театрының зур гастрольләре узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән Кече театр 2006 елдан бер-берсенә гастрольләр белән йөри. Яңа, 111 нче сезонда татар театры труппасы Мәскәүгә җиде спектакль алып барачак, алар арасында соңгы еллардагы премьералар да бар.

Гастрольләрне 12 гыйнварда, премьерасы 109 нчы сезонда булган, “Хуҗа Насретдин” спектакле ачачак.  Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин. Бу спектакль шулай ук 17 гыйнварда да күрсәтеләчәк.

Гастрольләр афишасында 13 гыйнварда – “Көтәм сине...” (Илгиз Зәйниев әсәре һәм куелышы), 14 гыйнварда көндез – “Кәҗә, сарык һ.б.” (Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Сәлимә Әминова һәм Илдус Габдрахманов куелышы), ә кич – “Галиябану” (Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча Илгиз Зәйниев куелышы), 15 гыйнварда “Мәхәббәт FM” (Илгиз Зәйниев әсәре һәм куелышы), 16 гыйнварда “Бармы ришвәттән дәва?” (Зөлфәт Хәким әсәре буенча Илгиз Зәйниев куелышы), 18 гыйнварда “Җилкәнсезләр” (Кәрим Тинчурин пьесасы буенча Георгий Цхвирава куелышы) спектакльләре тәкъдим ителәчк.

Шунысын искәртергә кирәк, Кече театрның төп бинасында ремонт бару сәбәпле, гастрольләр театрның филиалы бинасында – Мәскәүнең Зур Ордынка урамындагы 69 нчы йортта булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев