Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре үтәчәк

12-18 гыйнварда Россия Дәүләт академия Малый театры бинасында (Мәскәү шәһәре) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре үтә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Камал театры белән Малый театрның алмаш гастрольләре, матур традиция буларак, 2006 елдан бирле дәвам итә. 111нче сезонда Камал театры Мәскәүгә соңгы елларның җиде премьерасын алып бара. Гастрольләр 12 гыйнварда 19.00 сәгатьтә 109 сезон премьерасы - режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектакле белән ачыла. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша. 13 гыйнварда – 19.00 сәгатьтә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең «Көтәм сине…» спектакле. Пьесаны автор данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлап язган. Вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Автор һәм режиссер бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” дигән сорауга җавап эзли. 14 гыйнварда 12.00 сәгатьтә балалар өчен Илгиз Зәйниевнең – “Кәҗә, сарык һәм башкалар”. Драматург Илгиз Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әкиятен театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова сәхнәләштерә, рәссамы – Сергей Скоморохов. 14 гыйнварда 18.00 сәгатьтә М.Фәйзинең «Галиябану» спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. «Галиябану» – бай куелыш тарихына ия пьеса. Ул күп кенә татар театры сәхнәләрендә дә, үзешчән театрларда да куелган һәм куелып килә. Пьесаның эчтәлеге һәркемгә балачактан таныш булган халык җырлары белән үрелгән мәхәббәт өчпочмагына нигезләнгән. 15 гыйнварда 18.00 сәгатьтә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт FM” спектакле. Алар радиода эшлиләр. Берсе ди-джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер-берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер-берсен яшен тизлеге белән алыштыра.Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар? Моны бары тик яңа эстрада-джаз комедиясен карарга килгән тамашачы гына белә алачак. Спектакль яшьләр аудиториясенә адресланган. Ул бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган... 16 гыйнварда 19.00 сәгатьтә З.Хәкимнең “Бармы ришвәткә дәва?” спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә... Спектакльнең премьерасы 2016 елның 7 ноябрендә. 17 гыйнварда 19.00 сәгатьтә «Хуҗа Насретдин” спектакле». 18 гыйнварда 19.00 сәгатьтә К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле. Режиссеры - Г.Цхвирава. Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар классик драматургиясендә иң мөһим әсәрләрнең берсе. 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 8 октябрендә булды. Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр театр филиалы бинасында – Большая Ордынка, 69 йорт адресы буенча (Добрынинская метро тукталышы) үтә. Мәгълүмат өчен. 13 гыйнварда 13.00 сәгатьтә А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Проект А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театр музее (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә. Концепция һәм күргәзмә кураторы: Солтанова Рауза Рифкать кызы, сәнгать фәннәре кандидаты,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Сәнгать, әдәбият һәм тел институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире. Күргәзмә 2017 елның 13 гыйнварында 13.00 сәгатьтә А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музееның “Каретный сарай” залында ачыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев