Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе узды

Башкаланың «Татар мәдәнияте үзәге»ндә,  Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясе инициативасы белән, Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлаган чаралар узды. Чаралар Фәнис Яруллин әсәре буенча илледән артык егет һәм кыз язган диктант белән башланды. Диктантны яздыручы –  татар үзәгенең «Умарта» курсларында татар теле укытучы Лилиана Сафина. Ул Мәскәүдә яшәүче татар яшьләренең диктант язуда теләп катнашуы турында әйтте. «Көрәшче рухлы язучы Фәнис Яруллин һәм аның әсәрләре яшьләр арасында бик популяр», – диде ул. Соңрак «Татар мәдәнияте үзәге»ндә балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Шулай ук Фәнис Яруллин китаплары күргәзмәсе дә ясалган иде. Үзенең чыгышында Мәскәү татарлары автономиясе рәисе, Фәнис Яруллинның якташы Фәрит Мохтасаров: «Фәнис Яруллин татар халкы өчен бик кадерле шәхес. Нык ихтыярлы, көрәшче рухлы язучыбызны халкыбыз зурлый. Аның әсәрләре, бар тормыш рәвеше татар телен, татар милләтен сакларга чакыра. Мәскәүдә аның истәлегенә кичә уздыруыбызга шатбыз», – диде. Мәскәү татарлары башлыгы «Мәскәү татарлары ШТАБы»на һәм «Бердәмлек» яшьләр оешмасына да әлеге чараларны уздыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Азат Әхтәриев Фәнис аганы «Корыч ничек чыныкты» романы авторы Николай Островский белән чагыштырды. «Татарлар! Фәнис ага кебек горур, көчле булыйк!» – диде ул. Мәскәүдә яшәүче шагыйрь  Әхмәт Саттар  Фәнис Яруллинны бөек шагыйрь дип атады. Юбилей чараларында шулай ук Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым һәм сеңлесе,  филология фәннәре кандидаты Сәвия Минһаҗевалар катнашты. «Фәнисне мәскәүдә искә алу – аның шәхесе, аның иҗатына гына түгел, барлык татар халкына, татар теленә хөрмәт ул», – диде Нурсөя ханым үз чыгышында. Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарды һәм Фәнис ага турында истәлекләре белән бүлеште. Истәлек кичәсендә шулай ук Мәскәүнең иҗат колективлары һәм аерым башкаручылары да катнашты. Кичәнең режиссеры – «Ялкын» ансамбле җитәкчесе

Фәнилә Шәрифгалиева


Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев