Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичә узган

Мәскәү шәһәренең Братеево районында яшәүчеләр Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичә уздырды, дип хәбәр итә Братеево районы интернет-газетасы. Бәйрәм кичәсе шәһәрнең 150 нче китапханәсендә оештырылган. Биредә Муса Җәлилнең иҗатына һәм тормышына багышланган китап күргәзмәсе ачылган. Кунак буларак кичәгә башкаланың Братеево һәм Зябликово районнарында яшәүче ветераннар һәм Ленинград блокадасын кичерүчеләр җәмгыяте әгъзалары чакырылган. Концерт башланыр алдыннан алар Ватан өчен гомерләрен биргән батырлар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алган. Концерт программасында “Мир молодых” һәм “Маяк” үзәкләре иҗат коллективлары чыгыш ясаган. Ветераннарга чәчәкләр бүләк итеп, алар өчен чәй табыны да әзерләгәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев