Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә ENES-2016 бәйгесендә энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча Татарстанның проектлары бүләкләнде

Мәскәүдә ENES-2016 бәйгесендә энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча иң яхшы Россия проектлары бүләкләнде. Татарстан башкаласыннан бәйгедә катнашкан барлык эшләр лауреат булды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Медицина учреждениесендә энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча иң яхшы проект” номинациясендә Казанның 18 нче үзәк клиник хастаханәсе җиңүче булды. “Бергә яктырак” номинациясендә 2016 елда фестивальнең иң яхшы оешмасы булып, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак проекты танылды.

“Энергия саклаучы технологияләрне гамәлгә кертү буенча иң яхшы проект”та җиңү Казан энергия сервис үзәгенә елмайды. "Уңайлы йорт" идарә компаниясе “Күпфатирлы торак йортларда энергия саклау нәтиҗәлелеген тәэмин иткән капиталь ремонт” номинациясендә икенче урынга лаек дип табылды.

Шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Энергия саклаучы технологияләр үзәге һәм Казан дәүләт энергетика университеты проектлары да бәйге җиңүчеләре булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев