Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә дипломат Йолдыз Хәлиуллинның өч яңа китабы тәкъдим ителде

Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге вәкиллеге бинасында көнчыгыш белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллинның өч китабы киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Быел 80 яшен тутырган Йолдыз Хәлиуллин Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашып яши, аның исеме Татарстанда да яхшы таныш, ул даими рәвештә төрле конференцияләргә килә.

Бәйрәм кичәсендә Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Йолдыз Хәлиуллинга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу тантаналы чарада РФ Фәннәр академиясенең Океанология институты директоры, академик Роберт Нигъмәтуллин, Көнчыгыш белеме институты профессоры Анатолий Хазанов, “Татар дөньясы” газетасы баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев катнашты.

Евразиянең халыкара икътисади академиясе әгъза-мөхбире Йолдыз Хәлиуллинның “Восток глазами дипломата”, “Ренессанс Востока” һәм “Удивительный квантовый мир” исемле яңа өч китабында аның СССР һәм Россиядә дипломат хезмәтендә эшләгән чордагы истәлекләре, бүгенге дөньяда мөселман дине һәм мәдәнияте үсеше турында уйланулары, заманча фәннең күп өлкәләренә кагылышлы фәнни-популяр мәкаләләре урын алган.

Инде ун елга якын Йолдыз Хәлиуллин Океанология институты директоры ярдәмчесе булып эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев